Ел саен уздырыла торган «Сәнгать төне» бөтенроссия мәдәни-мәгърифәти акциясе кысаларында 3 ноябрьдә Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә «Сәнгать берләштерә» шигаре белән чаралар оештырыла.
Бу көнне китапханәдә кызыклы күргәзмәләр, осталык дәресләре, яңа басмаларны тамашачыга тәкъдим итү чаралары уздырыла.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте