Граффити – Казанга Мәскәүдән бүләк

2015 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

Октябрьнең 28 еннән 30 ына кадәр Татарстан Республикасында Мәскәү көннәре уза.  Мәдәни программа гаять бай, анда рәсми делегацияләр катнаша, төрле очрашулар, концерт-кичәләр, семинарлар, түгәрәк өстәлләр үткәрелә.

30 октябрьдә 10.00дә Граффити арт-проекты ачылачак. Ул Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган.  Мәскәү Хөкүмәтенең Татарстан Республикасына бүләге – граффити 2-Газовая урамындагы  5/1 номерлы йортта урнашкан. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International