Татарстан Республикасында Мәскәү көннәре ачыла.
Мәскәү шәһәре белән Татарстан Республикасы арасында төзелгән Сәүдә-икътисадый һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешү нигезендә Мәскәү белән Татарстан алмашып мәдәният көннәре уздыра. Быелның августында Россиянең башкаласында Татарстан көннәре зур уңыш белән узды. Хөрмәт йөзеннән мәскәүлеләр Татарстанга зур программа алып килде. Анда мәдәният, мәгариф, медицина, спорт һәм икътисад мәсьәләләренә багышланган төрле очрашулар, күргәзмәләр, концерт-кичәләр уздыру каралган.
Татарстан Республикасы Президенты чакыруы буенча бу көннәрдә республикага Мәскәүдә яшәүче атаклы милләттәшләребез кунак булып килде.
Мәскәү көннәре 30 октябрьдә зур йомгаклау концерты белән ябыла. Ул Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә уза. 19 сәгатьтә башлана.