«Әкият» курчак театры гастрольләргә чыга

2015 елның 28 октябре, чәршәмбе

16 -19  ноябрь көннәрендә «Әкият» Татар дәүләт курчак театры артистлары Кама аръягырайоннары буенча гастрольләргә чыга.  Тамашачыларга алар Абдулла Алиш  әсәре буенча куелган “Сертотмас үрдәк” спектаклен тәкъдим итәчәк. Бу мавыктыргыч, кызыклы әкиятнең геройлары хайваннар, җәнлекләр, кош - кортлар. Спектакльне сәхнәгә РФ һәм ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров куйган.

16 ноябрьдә  курчак театры спектаклен Алексеевск, ә 17 се Чистай, 18се Базарлы Матак, 19ы Норлатта, 27 се Аксубайда  карарга мөмкин булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International