3 ноябрьдә 18:00 дән 22:00гә кадәр Казан Кремлендә «Сәнгать төне» уза. Быел »Сәнгать төне» бөтенроссия акциясе «Сәнгать берләштерә» дигән шигарь белән уздырыла. Төн – тәүлекнең иң серле, могҗизаларга бай вакыты. Казан Кремлендә 3 ноябрь төнен каршылаган тамашачыларны музыкадан, иҗади очрашулардан, осталык дәресләреннән һәм квестлардан торган мәдәни коктейль көтә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте