Социомәдәни өлкә белгечләренә һәм сәнгать белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү институты Россия югары белем өлкәсен тикшерүчеләрнең «Студентлар ничек фикерли: идеяләр һәм тикшеренүдә яңа алымнар» халыкара конференциясендә катнашты. Аны Югары икътисад мәктәбе оештырды.
Форумның көн тәртибендә студентларның үсеше, аларның төрлелеге, социаль роле һәм югары уку йортлары белән үзара мөнәсәбәте мәсьәләләре каралды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте