С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында иске әкиятләр яңача яңгыраячак

2015 елның 23 октябре, җомга

25 октябрьдә  көндезге сәгать уникедә С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында мәктәп балалары өчен «Балаларбалаларга. Classic show» дигән махсус мәгърифәти проектның яңа сезоны ачыла. Анда профессиональ  музыкантлар сәхнәдә беренчелекне шәһәрнең музыка мәктәпләре укучыларына тапшыра.  Циклның төп максаты – балаларны яшьтәшләре үрнәгендә классик сәнгать белән кызыксындыру.  Быелгы программаның төп темасы - «Иске әкиятләр -яңача».   http://www.gbkz-rt.ru/
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International