«Созвездие-Йолдызлык» яшьләр театрында сезон ачыла

2015 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

23 октябрьдә Актерлар йорты сәхнәсендә  «Кызлар, сугыш бу спектакле белән   «Созвездие-Йолдызлык» яшьләр театры яңа сезонын ача.

Яңа  сезонда театр ике премьера әзерли. П.Федоровның «Аз һәм Ферт» (режиссеры Евгений Казанцев) спектакле репетицияләре бара инде.

Театрның режиссеры Э.Сажин Ярослава Пулиновичның  «Наташаның хыялы» спектаклен сәхнәгә чыгарырга әзерли.

Эдуард Сажин сәхнәгә куйган «Кызлар, сугыш бу!» спектаклен театр Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап узган ел сезонында тамашачыга тәкъдим иткән иде.

 89172472155 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International