22 октябрьдә көндезге сәгать уникедә "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә елның иң матур һәм креатив күргәзмәләреннән берсе - «АРТ-галерея. Казан» күргәзмәсе ачыла.
Махсуслаштырылган мондый күргәзмә җиденче тапкыр уздырыла: анда төрле жанрларда, төрле ысуллар белән һәм төрле материаллар кулланып башкарылган сәнгать әсәрләре, көнкүреш әйберләре куелачак. Иҗат җимешләренең барысы да диярлек сатыла.
22 октябрьдә (19.00 – 21.00) «Казан ярминкәсе»ендә “Дөнья картинасы” дигән арт-кичә үткәрелү каралган.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте