Пьеса “Действующие лица” (“Катнашучылар”) дип аталган халыкара драматургия конкурсында “Современная драматургия” (“Заман драматургиясе”) журналының махсус бүләгенә лаек булды.
Салават Юзеев 1960 елда Казанда туа. Казан Федераль Университетының ВМК факультетын тәмамлый. Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Державин исемендәге әдәби премия лауреаты, шигырьләр һәм ике проза китабы авторы. Язучының әсәрләре “Октябрь”, “Халыклар дуслыгы” (“Дружба народов”), “Идел” һ.б. журналларда даими басылып килә. Салават Юзеев, шулай ук, күп кенә сценарийлар авторы һәм, төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулаган дистәләгән фильмнарның режиссеры да.
“Салават Юзеев шәрык поэтик мәсәлләре белән аваздаш гротеск сюжетлы “Хафалы биюләр” дип аталган пьеса тәкъдим итте. Вакыйгалар кыя янында байлар ял итәр өчен махсус корылган чатыр артында бара. Пьесаның геройлары – үзләренең хуҗаларына ярый алмаудан куркучы, теләсә-кайсы вакытта кызып китәргә әзер торган хезмәтчеләр. Тик бу халәттән котылу юлы да бар – ул биек кыя. Риваятләр буенча, элек яшь кызлар, рисвай ителүдән качып, шул кыядан ташлана торган булганнар, имеш…”, – дип яза “Действующие лица” конкурсының арт-директоры Екатерина Кретова “Современная драматургия” журналында.
“Хафалы биюләр” спектакле премьерасы 25, 26, 27 октярьдә 18.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Кече сәхнәсендә.
Спектакль РФ Мәдәният министрлыгы ярдәме белән куелган
Хөрмәтле журналистлар!
Сезне 22 октябрьдә 14.00 сәгатьтә Камал театрының Кече сәхнәсенә премьера алдыннан “Хафалы биюләр” спектаклен карарга чакырабыз. Керү хезмәткәрләр йөри торган ишектән.
Түбәндәге номерлар буенча алдан аккредитация үтүегезне сорыйбыз: 293-83-18, 89274464542, kamal.press@tatar.ru
Г. Камал исемендәге ТДАТ рәсми сайтыннан