16 октябрьдә Париждагы Россия фән һәм мәдәният үзәгендә Равил Бохараев иҗатына багышланган кичә узды. Анда Франциядә яшәүче ватандашлар, француз җәмәгатьчелеге вәкилләре шагыйрь, язучы, драматург, тәрҗемәче, тикшеренүче Равил Бохараевны яд итте.
«Россия-Татарстан» (Казан) каналы әдипкә багышланган фильм күрсәтте. Кичәдә Бохараевның шигырьләрен аның дуслары рус һәм француз телләрендә укыды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте