Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле Монголиядә концертлар куячак

2015 елның 20 октябре, сишәмбе

Октябрьнең  20 сеннән 24 енә кадәр, ел саен уздырыла торган Россия һәм Монголия арасындагы дуслык айлыгы кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле Монголиянең Улан-Батыр, Дархан һәм Эрдэнэт шәһәрләрендә  концертлар куячак. Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле Монголиядә икенче тапкыр чыгыш ясый. Ансамбльнең бу илдәге беренче концертлары 2008 елда узган иде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International