«Төньяк Кавказ халыклары мәдәнияте» конкурсы игълан ителде

2015 елның 20 октябре, сишәмбе

Халык бердәмлеге көнен бәйрәм итү кысаларында Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык ноябрьнең 3еннән 7 сенә кадәр  ВДНХның 71 нче  павильонында  «Күпмилләтле Россия» дигән мультимедиа күргәзмә проекты уздыра. Ул  Россиядә яшәүче төрле халыкларның тормышына һәм мәдәниятенә багышланган сәнгатьчә проектларны, документаль фильмнар серияләрен, архив материалларын туплап тамашачыга тәкъдим итәчәк.

Проект кысаларында «Төньяк Кавказ халыклары мәдәнияте» конкурсы узачак. Анда җиңүчеләргә дипломнар тапшырылачак, ә эшләре күргәзмәдә урын алачак. Конкурс турында тулырак мәгълүмат Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы сайтында урнаштырылган: http://mincult.tatarstan.ru/rus/konkurs-fotorabot-kultura-narodov-severnogo.htm

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International