Казанда француз кинофестивале була

2015 елның 20 октябре, сишәмбе

23 октябрьдә «Мир» кинотеатрында «Француз киноатналыгы» халыкара фестивале ачыла. Фильмнарны күрсәтү  «Альянс Франсез Казан» үзәге белән бергәләп оештырылган.

Фестиваль программасына  2012-2013 елларда  Франция, Германия, Канадада төшерелгән фильмнар кертелгән. Алар арасында «Сезар» премиясенә тәкъдим ителгән һәм аңа лаек булган картиналар да бар.  Барлык фильмнар француз телендә рус субтитрлары белән күрсәтелә.

Рәсми ачылыш – 23 октябрьдә кичке сәгать җидедә «Мир» кинотеатрында. 

Фестиваль программасы:

23 октябрь, 19:00 Фестивальнең ачылышы. "Жапплу" (2013)

24 октябрь, 17:00 "Жан с Луны" («Айдан төшкән Жан») (2012)

25 октябрь, 17:00 "Последствия" («Нәтиҗә») (2013)

30 октябрь, 19:00 "Семейная жизнь" (Гаилә тормышы») (2013)

31 октябрь 17:00 "Михаэль Кольхаас" (2013)

1 ноябрь 17:00 Фестивальне ябу. "Хроники школьного двора" («Мәктәп ишегеалды вакыйгалары») (2012).

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International