Кырым татарлары фольклор ансамбле гастрольләре

2015 елның 20 ноябре, җомга

Декабрьнең 10сыннан 12 сенә кадәр Татарстанда беренче тапкыр  Кырым татарларының  «Кырым» дип аталган фольклор ансамбле гастрольләре узачак. Концертлар ике мәйданчыкта – 10 декабрьдә 18.30да  Чаллының Орган залында һәм  12 декабрьдә Казанның "Пирамида" мәдәни күңел ачу үзәгендә була.

«Кырым» ансамбле  1990 елда  Симферопольдә оешкан.   Директоры һәм сәнгать җитәкчесеУкраина Республикасының һәм Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе  Сәрвәр Какура. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International