Курчак театры артистлары "үзенчәлекле" фестивальдә зур уңыш казанды

2015 елның 20 октябре, сишәмбе

Октябрьнең  14 еннән 17 сенә кадәр Чувашстан дәүләт курчак театры сәхнәсендә һәм Чувашстан Республикасы башкаласының башка мәйданчыкларында  үзенчәлекле тамашачы өчен «Бер үк төрле булу безгә мәҗбүри түгел» өченче халыкара фестивале узды.  Спектакльләр җитди авырулары булган, начар ишетүче һәм начар күрүче, аутизм белән җәфа чигүче балаларга күрсәтелә. Чаллы дәүләт курчак театры артистлары нәни тамашачыларга һәм жюрига сукыр һәм начар күрүче балалар өчен куелган «Керпе һәм томан» спектаклен уйнады.

Спектакльнең тамашачыга тәэсир ясау көче билгеләп үтелде  һәм ул «Башкаларга охшамаган тамашачы белән аралашуда уникаль алым тапкан өчен» номинациясендә җиңүче дип табылды. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International