Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм аның филиалларында 3 ноябрьдә бөтенроссия акциясе кысаларында «Сәнгать төне» бәйрәме уза. 2015 елда акциянең шигаре - «Сәнгать берләштерә» - бөтен сәнгать төрләренең берлеген, күпжанрлылыкны аңлата. Киләсе 2016 ел Россиядә Кино елы дип игълан ителәчәк. Әлеге акциядә Әдәбият елыннан Кино сәнгате елына күчүгә дә аерым игътибар биреләчәк.
Татарстан Республикасы Милли музее 3 ноябрьдә иртәнге сәгать уннан кичке сәгать унга кадәр эшли. Тамашачыларга шәһәрнең бию һәм музыка коллективлары чыгышы, сәнгатьнең төрле юнәлешләре буенча осталык дәресләре, әдәби салон утырышлары тәкъдим ителә.
Кич белән музейда «Җан иңгән экспозиция» экскурсиясе узачак. Монда «тере» экспозиция геройлары белән танышырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте