17 октябрәдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Россиянең Атказанган артисты, Татарстан Республикасының Халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле күп балалы, аз керемле гаиләләр балаларына, ятимнәр йортларында тәрбияләнүчеләргә концерт күрсәтте. Анда Татарстанның 28 районыннан, Казаннан һәм республиканың барлык балалар йортларыннан 500 бала катнашты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте