Октябрьнең 27 сеннән 29 ына кадәр Казанда Россия халыкларының милли уен кораллары оркестрлары һәм ансамбльләре бөтенроссия фестиваль-конкурсының төбәкара этабы уза. «Төрледән-төрле Россия» дип аталган бу фестиваль «Россия мәдәнияте» федераль максатчан программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.
Коллективларның чыгышын карап бәяләү 28 октябрьдә «Ливадия» шифаханәсендә узачак. Йомгаклау концерты Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концерт залында кичке сәгать биштә башлана.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте