Бу көннәрдә курчак театрларының «В гостях у Мойдыся» («Мойдысьта кунакта») дип аталган икенче халыкара фестивале тәмамланды. Ул Сыктывкар (Коми Республикасы) шәһәрендә октябрьнең 10сыннан 17 сенә кадәр узды.
Фестивальгә Воркута, Ижевск, Кострома, Рыбинск, Чаллы һәм Гомельдән курчак уйнатучы артистлар килде. Тамашачыга бер атна эчендә 11 спектакль күрсәтелде.
Мәртәбәле жюри карары белән Чаллы дәүләт курчак театры артисты Ева Минһаҗева Г.Остер пьесасы буенча куелган «Привет Мартышке!» («Нәни маймылга сәлам!») спектаклендә башкарган роле өчен «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңүче дип табылды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте