Бүген Түбән Кама татар дәүләт драма театрында Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсе узды. Ул драматургның 80 еллык юбилее уңаеннан уздырылды.
Өч ел элек театрга Туфан Миңнуллин исеме бирелгән иде.
Кичә башланганчы театрның икенче катындагы фойеда Т. Миңнуллин бюстын ачу тантанасы узды. Анда Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты.
Драматургның юбилеена багышланган «Кайда икән алар...» дип аталган кичәдә Татарстан Республикасы һәм Башкортостан Республикасы театр коллективлары чыгыш ясады.
Министр шулай ук тантаналы шартларда Т.Миңнуллин исемендәге әдәби премияләрне дә тапшырды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте