Парижда Европа татарлары берлегенең икенче съезды уза

2015 елның 16 октябре, җомга

Октябрьнең  16 сыннан  18 енә кадәр  Парижда Европа татарлары берлегенең икенче съезды уза.    Съездда Европа берлегенең 17 иленнән  44 делегат катнашыр дип көтелә.  Татарстаннан анда Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Р.К.Әхмәтшин, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Р.З.Закиров катнашачак. Съезд барышында милли проблемаларга кагылышлы докладлар уку каралган.

Съездның мәдәни өлешен оештыру максатларында Татарстан Республикасыннан биш кешелек иҗади делегация юлланды. Парижда узачак концертта җырчы, баянчы   Фәрит Фәйзрахманов, баянчы  Айдар Вәлиев һәм башкалар катнаша.  Журналист  Рәисә Сафиуллина «Күпмилләтле Татарстан» фотокүргәзмәсен, ә халык һөнәрчелеге эшләнмәләре күргәзмәсен Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы вәкилләре тәкъдим итә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International