Октябрьнең 17 сеннән 24 енә кадәр Токио, Кобе, Хамада һәм Мацуэ шәһәрләрендә (Симанэ префектурасы) Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән Япониядә Татарстан Республикасы көннәре уздырыла

2015 елның 16 октябре, җомга

Октябрьнең 17 сеннән 24 енә кадәр Токио, Кобе, Хамада һәм Мацуэ  шәһәрләрендә (Симанэ префектурасы) Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән Япониядә Татарстан Республикасы көннәре уздырыла.  Бу чара Кобеда Япониядәге беренче мәчетнең ачылуына 80 ел тулуга багышлап, кояш чыгышы илендә беренче тапкыр үткәрелә. 

Токио һәм  Мацуе шәһәрләрендә бу көннәрдә татар халкының милли бәйрәме Сабантуй, Ерак Көнчыгыштагы төрки-татар эмигрантларының тарихын өйрәнүгә багышланган  конференция, татар артистлары концертлары була.  Татарстан көннәре Токио мәчетендә ачылачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International