16 октябрьдә Татарстанның Халык артисты, кайчандыр Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры биючесе булган, хәзер педагог-репетитор Луиза Мөхәммәтгалиева юбилеен бәйрәм итә. Шушы уңайдан тамашачыга С.Прокофьевның «Ромео һәм Джульетта» (17 октябрь) спектакле күрсәтеләчәк, аны әзерләүдә Луиза Илдус кызы педагог буларак катнашкан.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте