16 октябрьдә Чиләбедә «Татар кызы-2015» бөтенроссия конкурсының йомгаклау тамашасы була. Матурлык һәм талант конкурсына Россиянең 15 төбәгеннән, шулай ук Казахстаннан кунаклар киләчәк.
Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский тапшырачак. Россиянең 11 төбәгеннән 12 кыз финалга чыкты. Алар өчен мәртәбәле жюри биремнәре шактый авыр сынау булырга ошый. Иң матур, иң талантлы, иң булдыклы, мөлаем, күркәм холыклы татар кызы гына җиңеп чыга алыр шикелле аларны.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте