Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы үзенең 120 еллыгын бәйрәм итә

2015 елның 16 октябре, җомга

Быел Н.И. Фешин исемендәге  Казан сәнгать  училищесы үзенең 120 еллыгын бәйрәм итә. 

«La Primavera» оркестры белән бергә оештырылган «Гәүдәләнгән музыка, яңгыраш алган рәсем» проекты училище юбилеена багышланган тантаналарның беренчесе булды. Ул быелның февраль аенда тамашачылар хозурына тәкъдим ителде. 

Октябрь керүгә, училищеда юбилей уңаеннан күргәзмәләр, төрле темага түгәрәк өстәлләр, осталык дәресләре оештыру эше башланды.  Казанлыларны бай һәм кызыклы программа көтә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International