Октябрьнең 16сыннан 17 сенә кадәр Уфаның «Башкортостан» залында «Идел» татар һәм башкорт җыры бишенче халыкара фестиваль-конкурсы уза. Монда гадәттә Башкортстан белән Татарстаннан гына түгел, бәлки Россиянең башка төбәкләреннән, хәтта чит илләрдән дә иң талантлы яшь җырчылар җыела. Конкурсның бишьеллык юбилее уңаеннан, анда узган елларда җиңүчеләр дә катнашачак. Танылган җырчы-музыкантлардан торган жюрины һәрвакыттагыча Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов җитәкли.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте