Т.Миңнуллин бюсты аның исемен йөрткән Түбән Кама дәүләт татар драма театрында куела

2015 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

16 октябрьдә Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театрында  26 нчы  сезон ачыла.

Кичке сәгать алтыда танылган драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин бюстын ачу тантанасы башлана. Анда Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин,  Түбән Кама шәһәр администрациясе вәкилләре, Язучылар берлеге әгъзалары, әдәбият һәм сәнгать әһелләре катнаша.

Туфан Миңнуллинның 80 еллык юбилеена багышланган  «Кайда икән алар...» дигән истәлек кичәсендә Татарстан Республикасы һәм Башкортостан Республикасы театр коллективлары катнаша.  Шушында ук Т. Миңнуллин исемендәге әдәби премияне тантаналы төстә лауреатларга тапшыру була.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International