Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесының 120 еллыгына багышланган «Декоратив-гамәли сәнгать тирәлеге» күргәзмәсе ачылды

2015 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

13 октябрьдә Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесының 120 еллыгына багышланган «Декоратив-гамәли сәнгать тирәлеге» күргәзмәсен ачу тантанасы гадәти булмаганча башланып китте. Башта Декоратив-гамәли сәнгать бүлегенең 3 нче курс студенты тамашачыларга үзенең белгечлеге – күнне сәнгатьчә эшкәртү процессын – күндә бизәк чигү, татарча җөй ясау техникасын күрсәтте.  Аннары студентлар «Импровизация» дигән музыкаль чыгыш ясады.Флейта, гитара һәм  синтезатор яңгырашы рәсми чарага күңел җылысы һәм якты рух өстәде.  Шәрәфле кунаклар уку йортын олы юбилее уңаеннан тәбрикләп чыгыш ясады, күргәзмәдәге экспонатларга соклануын белдерде. Фикер алышу, тәэсирләр уртаклашу, тәбрикләү, алкышлар бер минутка тынып тормады.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International