Октябрьнең 22 сеннән 26 сына кадәр «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә – «АРТ-галерея»

2015 елның 16 октябре, җомга

Октябрьнең 22 сеннән 26 сына кадәр  «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә җиденче тапкыр Россиянең төрле почмакларыннан, чит илләрдән рәссамнар, сынчылар, фотографлар, дизайнерлар җыелачак.   «Арт-галерея» дип аталган күргәзмә сәгать уникедә ачыла.

Анда катнашучылар үзләренең төрле материаллардан, төрле юнәлеш һәм стильләрдә башкарылган иҗат әсәрләрен тамашачыларга тәкъдим итәчәк.  Карау һәм танышу гына түгел, мондагы матурлыкны, кесәсенең калынлыгына һәм юкалыгына карамастан, һәркемгә диярлек сатып алу мөмкинлеге бар. Моннан тыш, ярминкәдә төрле күргәзмәләр, осталык дәресләре дә уздырылыр дип көтелә. 

Программа

ММЧ аккредитациясе өчен: +7(843) 570-51-21, 8-937-777-60-91, pressexpokazan@mail.ru.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International