15 октябрьдән «Мир» кинотеатрында FUTURE SHORTS киноколлекциясе фильмнары күрсәтелә башлый. Кыска метражлы фильмнар бу сезонда «Сентябрьдә җәй» программасына берләштерелгән. Темалар – мәңгелек: яшәү өчен көрәш, кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр, эш-гамәлләр һәм, әлбәттә, мәхәббәт. Сеанслар кичке сәгать сигездә башлана.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте