Казанда “Милли китапханәләр: тарихы һәм бүгенгесе” халыкара фәнни-гамәли конференциясе ачылды

2015 елның 14 октябре, чәршәмбе

Казанда Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән китапханә эше белгечләре тәҗрибә, мәгълүмат алмаша. Бүген “Корстон” комплексында “Милли китапханәләр: тарихы һәм бүгенгесе” исемле өч көнлек халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды.

Конференция кунакларына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләү сүзләре белән Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин мөрәҗәгать итте. Чыгышыннан соң, ул ТР Милли китапханәсе хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды.

РФ Мәдәният министрлыгы Фән һәм мәгариф департаментының китапханәләр һәм архивлар бүлеге киңәшчесе Светлана Аленькова Россия мәдәният министры Владимир Мединский исеменнән ТР Милли китапханәсенең юбилее уңаеннан тәбрикләү сүзләрен җиткерде. “Кадерле дуслар! Ихлас күңелдән ТР Милли китапханәсе коллективын 150 еллыгы белән тәбриклим. Бүген китапханә республикада бәяләп бетергесез мираска ия булган эре мәдәният-мәгърифәтчелек үзәге булып тора. Учреждениенең актив төстә үсеше, укучылар белән эшләүнең яңа формаларын эзләве, Россиянең китапханәләр берләшмәсендә Татарстанны лаеклы төстә тәкъдим итүе сөендерә. Милли китапханә хезмәткәрләренә, ветераннарга яраткан эшләренә тугры булып хезмәт итүләре өчен рәхмәтемне җиткерәм”, - диелә министр котлавында.

ТР Милли китапханәсе директоры Сөембикә Җиһаншина “ТР Милли китапханәсе: тарих сәхифәләре һәм бүгенге көн” темасына доклад белән чыгыш ясады. Ул китапханәнең 1865 нче елның 24 нче гыйнварында ачылуын билгеләп узды һәм кыскача  тарихына тукталды. С. Җиһаншина китапханә тарихында 1991 нче елның борылыш елы булуын шәрехләп, шушы елда аның милли китапханә статусын алып, милли мәдәният үзәге буларак чикләрен киңәйтүе турында белдерде.

Милли китапханә директоры китергән белешмәдән күренгәнчә, китапханә фондында 3,3 млн саклау берәмлеге исәпләнә, шул исәптән, татар телендә – 120 меңнән артык данә, чит телләрдә – 80 меңнән артык. Китапханәнең сирәк кулъязмалар бүлеге уникаль фондларының берсе булып тора. Анда татар, гарәп, төрек, фарсы, рус һәм башка телләрдә 14 меңнән артык данә китап тупланган. 3 меңгә якын кулъязма исәпләнә, алар арасында татар әдәбияты һәм мәгърифәтчелегенең күренекле эшлеклеләренең исән чакта дөнья күргән басмалары бар. Китапханә җәүһәрләренең берсе – Коръәннәр коллекциясе, ул хәзерге вакытта изге китапның төрле телләргә тәрҗемәсе, аңлатмасыннан торган 200 дән артык нөсхәсеннән гыйбарәт. “Болар барысы да Татарстан җирендә яшәүче халыкларның бай рухи мирасы, шулай ук архитектура һәм сынлы сәнгатьнең чын җәүһәре саналган искиткеч бинада тупланган гомумкешелек мәдәниятенең бөек әдәби ядкәрләре”, - дип бәяләмә бирде С. Җиһаншина. Ул ТР Милли электрон китапханә порталында 4 меңгә якын документ урнаштырылуы, барлыгы 10 меңгә якын документ сканер аша үткәрелүе турында хәбәр итте.

Конференция катнашучылар алдында, шулай ук, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлие, ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов  чыгыш ясады.

“Бездә бүген зур бәйрәм. Без кешелекнең сигезенче могҗизасы булган китап бәйрәменә җыелдык”, - дип Разил Вәлиев конференциядә катнашырга килгән белгечләргә рәхмәтен җиткерде. Ул чыгышында китапның әһәмиятенә, аның җәмгыятьтә тоткан роленә басым ясады.

Конференциядә шулай ук Россия дәүләт китапханәсе генераль директоры Александр Вислый, Россия Милли китапханә генераль директоры Антон Лихоманов, Төркия Милли китапханәсе директоры Томан Зүлфи, Әзербайҗан Милли китапханәсе директоры Керим Таһиров, Казакъстан Милли китапханәсе генераль директоры Әскәр Алибекка сүз бирелде. Әйтергә кирәк, читтән килгән кунаклар барысы да бүләкләр белән килгән иде.

Конференция кысаларында, китапханә эше өлкәсендә үзара бәйләнеш һәм хезмәттәшлекнең мөһимлеген исәпкә алу максаты белән, Татарстан һәм Төркия Милли китапханәләре арасында үзара килешү турында меморандум имзаланды.

Пленар утырыштан соң, конференция “Китапның бөтендөнья тарихы контекстында милли китап”, “Цирфлы мохиттә китапханә фондларын комплектлау”, “Җәмгыятьнең мәгълүматлашуы һәм гуманизациясе шартларында китапханәләр” темаларына секция утырышлары белән дәвам итте.

«Татар-информ» МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International