ТР Милли китапханәсендә бөек рус шагыйре Сергей Александрович Есенинның (1895-1925) туган көненә багышланган берьюлы ике экспозиция ачылды. Аның ихласлык һәм тирән хис-кичерешләр белән сугарылган иҗаты кешеләрнең йөрәкләрен илһамландыруын һәм дулкынландыруын дәвам итә.
Классик уку залында «Сергей Еенин: язмыш һәм лира» китап күргәзмәсе урнашкан. Ул шагыйрьнең шигъри мирасын гына түгел, аның иҗатына йогынты ясаган тормыш шартларын да колачлый.
Икенче экспозиция «Сезнең танышыгыз Сергей Есенин»- 3 нче саклауда урнашкан һәм «саклаучылар» экскурсиясенә килүчеләр өчен ачык.
Һичшиксез, бу күргәзмәләр шигърият сөючеләрнең генә түгел, ә XX гасыр башы Россия әдәбияты һәм мәдәнияте белән кызыксынучыларның да очрашу урыны булачак.