6 декабрьдә «Милли мультфest» төбәк балалар кинофестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы була.
Исегезгә төшерәбез, «Милли мультфест» Республика балалар кинофестивалендә катнашуга гаризалар кабул итү 2025 елның 1 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.
Конкурс ике номинациядә уза:
• Татар телендә анимацион фильмнар
• Татар телендә кыска метражлы уен фильмнары
Конкурста 7-17 яшьлек балалар яисә иҗат коллективлары катнаша ала.
Катнашучылардан төрле техникада - пластилин, кәгазь анимация, шулай ук заманча графикада башкарылган эшләр кабул ителә. Кинофестивальнең призлы урыннары ияләре акчалата бүләкләр алачак. Барлык конкурс эшләре дә татар телендә булырга тиеш.
Фильмнар DVD, mkv, mp4, AVI форматында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: millimultfest@tatarkino.ru