Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе «Күп этнослар яши торган төбәк шартларында күзләре күрмәүчеләргә хезмәт күрсәтү үзенчәлекләре» халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашты

2015 елның 13 октябре, сишәмбе

Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе делегациясе «Күп этнослар яши торган төбәк шартларында күзләре күрмәүчеләргә хезмәт күрсәтү үзенчәлекләре» халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.  Октябрьнең 6 сыннан 9 ына кадәр Уфа шәһәрендә үткән бу конференция Башкортостанның сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе 80 еллык юбилеена багышланган иде.   

Анда Россиянең 16 төбәгеннән, шулай ук Чехиядән, АКШтан инвалидлар белән эшләүче 213 кеше катнашты. Хәзерге шартларда китапханәләрнең күзләре начар күрүчеләргә хезмәт күрсәтүдәге аеруча четерекле проблемалары, төрле мәдәни йогынтыларны үзенә сеңдергән киң карашлы шәхес тәрбияләүдә китапханәләрнең роле турында фикер алышу, махсус китапханәләрнең әхлакый, патриотик тәрбия бирүдәге, социомәдәни тернәкләндерү, милләтләр арасындагы татулыкны ныгыту юнәлешендә алып барылган эшчәнлектәге роле каралды.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International