16 октябрьдә Зур концерт залы сәхнәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры «Хор crossover» циклының беренче концертын (crossover – төрле жанрлар, әйтик, классика һәм рок, опера һәм поп катнашмасы булган музыкаль стиль) тәкъдим итә. «Эмигрант әфәнделәр» дигән яңа программа Россия Федерациясендә Әдәбият елына багышлана һәм музыка белән сүзнең үзара үрелүе темасын күтәрә.
Программада Ф.Шаляпин, А.Вертинский, П.Лещенко репертуарына кергән, С.Рахманинов, Д.Шостакович, В.Харисовның С.Черный, М.Цветаева, С.Есенин, Б.Пастернак, И.Бродский, Г.Иванов, В.Маяковский, Н.Клюев шигырьләренә иҗат иткән әсәрләре яңгыраячак.
89274128275 (Жанна Мельникова).