Өстәмә һөнәри белем бирү институтына Sharemusic Sweden фонды директоры София Александерсон эш сәфәре белән килде

2015 елның 13 октябре, сишәмбе

9 октябрьдә  физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр катнаша торган "HiHat Express" театр проекты  кысаларында Sharemusic Sweden фонды генераль директоры София Александерсон эш сәфәренә килде.  Мәдәният министрлыгында ул Татарстанда проектка җитәкчелек итүче төркем белән очрашты.  

Моннан тыш, шәрәфле кунак Өстәмә һөнәри белем бирү институтында һәм  "Апрель" тернәкләндерү үзәгендә булды, башка юнәлешләр буенча уртак социаль-мәгърифәти проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышты.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International