Татарстанда төшерелгән фильм Белградта Халыкара этнография кинофестивалендә төп бүләкне алды

2015 елның 12 октябре, дүшәмбе

Салават Юзеевның «Шуну, который придет» фильмы  7-11 октябрьдә Белградта узган XIV Халыкара  этнография кинофестивалендә төп бүләкне алды.

Аны фильмның продюсеры Марина Галицкаяга тапшырдылар.

«Шуну, который придет» - Алтай мәдәнияте, фольклоры, тарихы һәм табигате турында документаль картина.  

Аның сценариен Салават Юзиев (ул картинаның режиссеры да) һәм Марина Галицкая бергәләп иҗат иткән.

Бу ел башында «Шуну, который придет» фильмы Иранда узган  VIII Халыкара кыска метражлы һәм документаль  кино фестивалендә иң яхшы документаль фильм дип табылып, бүләк алган иде инде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International