Карелия Республикасында «Татарстан Республикасы һәм Карелия Республикасының төп халыклары традицион мәдәниятен саклап калу һәм үстерү» республикаара семинары узды

2015 елның 12 октябре, дүшәмбе

Октябрьнең 8 еннән 10 сына кадәр Карелия  Республикасында  «Татарстан Республикасы һәм Карелия Республикасының төп халыклары традицион мәдәниятен саклап калу һәм үстерү» республикаара  семинары узды.  

 Карелия Республикасында Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәрен үткәрү кысаларында оештырылган бу семинарда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Башкарма комитетларының мәдәният идарәләре башлыклары, Татарстан Республикасының төрле районнарыннан мәдәният йортлары, музейлар директорлары катнашты.

Татарстан кунакларын  Шелтозерск авыл җирлегендә аз санлы  вепс халкы мәдәниятен саклап калу эше белән таныштырдылар.   Бөтен дөньяда вепслар  6 мең тирәсе кеше генә калган, шуларның 3 меңгә якыны Карелиядә яши.  Татарстанлылар алдында Вепс халык хоры чыгыш ясады, авыл музеенда халыкның тарихы, мәдәнияте һәм көнкүреше ачык чагылган экспонатлар куелган, кунаклар алар белән дә танышты.

Делегация вәкилләре Карелия Республикасының төрле районнарында булып истәлекле урыннар, карел халкының көнкүреше, мәдәнияте, тарихы турында мәгълүмат бирә торган төрле объектларны карап, мәгълүмат туплады.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International