«Үзәк. Беренче» заманча драматургия һәм режиссерлык үзәге «Казань Спортивная» («Казан һәм Спорт») документаль спектаклен беренче тапкыр күрсәтә

2015 елның 14 октябре, чәршәмбе

15 октябрьдә «Үзәк. Беренче» заманча драматургия һәм режиссерлык үзәге  «Казань Спортивная» («Казан һәм Спорт») документаль спектаклен беренче тапкыр күрсәтә. Бу спектакль  вербатим техникасында (режиссеры Юлия Захарова, драматург Нияз Игламов) башкарылган.

«Вербатим» дигәннәре латин теленнән «сүзгә сүз» дип тәрҗемә ителә. Безнең замандашларыбыз: спортчылар, тренерлар, спорт вакыйгаларын яктыртучы журналистлар, җанатарлар диктофонга үзләренең спорт белән булган мөнәсәбәтләре турында сөйли. Шушы интервьюлардан яңа пьеса туган. Бу проектка Россиядә тиңнәр юк әлегә.

centrpervii@mail.ru 89063209277, 89033427359

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International