Октябрьнең 14еннән 16 сына кадәр Татарстан Республикасында балалар музыка мәктәпләре укучылары һәм укытучылары өчен иҗади очрашулар уздырыла. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Мәскәүнең «Мастер-класс» иҗат мәктәбе белән берлектә оештырган мондый иҗади очрашулар серияләре вакытында Алабуга, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләре музыка мәктәпләре укучылары һәм аларның укытучылары өчен концертлар, иҗади очрашулар, осталык дәресләре уздыру каралган.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте