Октябрьнең 8 еннән 10 сына кадәр Карелия Республикасында Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре узачак.
Карелия башкаласында бу көннәрдә Татарстанда төшерелгән фильмнар күрсәтеләчәк, мәдәният учреждениеләре базасында этномәдәни инициативаларны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл, мәдәният һәм сәнгать әһелләренең иҗади очрашулары, халык сәнгать һөнәрчелеге эшләнмәләре күргәзмәләре узачак.
Карелия Республикасы Музыка театрында 10 октябрь кичендә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты Мәдәният көннәренең иң күренекле вакыйгасы булачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте