Резеда Гарипова Россия Федерациясе хөкүмәте дәүләт стипендиясе лауреаты исеменә лаек булды

2015 елның 6 октябре, сишәмбе

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры режиссеры Резеда Гарипова 2015 ел нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе хөкүмәтенең  мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә талантлы яшьләргә бирелә торган стипендиягә лаек булды.

Яшь режиссер хәзерге вакытта Рөстәм Мингалимнең “Өченче бүлмәдә эт яши” пьесасы буенча спектакль куярга җыена.

Резеда Гарипова Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының, режиссура һәм  актерлык осталыгы факультетын 2010 елда тәмамлый (РФнең атказанган артисты, ТРның атказанган  сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин курсы).

2012 елдан башлап КТУ актерлык осталыгы буенча педагог.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия  театрында бүгенге көнгә кадәр 7 спектакль сәхнәләштерде: К.Тинчурин, «Сүнгән йолдызлар», Х.Вахит «Туй алдыннан», Дж. Родари “Чиполлино маҗаралары», Э.М. Ремарк «Без барыбыз да кешеләр», Р.Габделхакова  «Өзелгән яфраклар», И. Юзеев «Гашыйклар тавы», Ш.Хөсәенов  «Чулпан».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International