3 октябрьдә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының әдәби беседкасында унөченче тапкыр Цветаева учагы кабынды. Аны кабызу шәрәфенә Алабугада яшәп иҗат итүче шагыйрь, Цветаева премиясе лауреаты Евгений Поспелов һәм яшь шагыйрә Светлана Попова лаек булды.
Бәйрәмнең рәсми өлеше тәмамлангач, кунаклар шәһәр китапханәсендә «Фронттан хат» күргәзмәсен ачуда катнаштылар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте