Кичә «Идел» яшьләр үзәгендә «Халыклар дуслыгы – Татарстан хәзинәсе» III республика яшьләр милләтара форумы ачылды.
Республиканың барлык почмакларыннан инде традициягә кергән, ел саен уздырыла торган форумга республиканың барлык почмакларыннан милли-мәдәни мохтариятләр һәм диаспораларның 150 яшь вәкиле килде.
Өч көн дәвамында Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясе һәм Россиянең төрле почмакларыннан махсус чакырылган осталар егет-кызлар өчен милли журналистика буенча осталык дәресләре бирәчәк, дус һәм тату яшәү күнекмәләре булдыру максатында түгәрәк өстәлләр, төрле семинарлар уздырылачак.
Форумда шулай ук республикада «Халыклар дуслыгы» дигән КВН командасын булдыру юнәлешендә беренче адымнар ясалачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте