Чистайда «Беренче Пастернак укулары» халыкара фәнни-гамәли конференциясе тәмамланды. Ул рус язучысы, Нобель премиясе лауреаты Борис Пастернакның 125 еллык юбилеена багышлап уздырылды. 30 сентябрьдә Чистайда Татарстаннан һәм Россиянең төрле өлкәләреннән мәшһүр әдипнең иҗатын тикшерүчеләр, галимнәр, язучылар, Бөек Ватан сугышы елларында шәһәрдә эвакуациядә булган язучылар гаиләләре вәкилләре җыелды. Конференция 3 октябрьгә кадәр дәвам итте. Анда Пастернакның тормышына иҗатына кагылышлы моңа кадәр билгеле булмаган күп кенә мәгълүматлар җәмәгатьчелеккә җиткерелде.
Пленар утырыштан соң кунаклар Скарятин бакчасында язучыга һәйкәл ачу тантанасында катнаштылар, шәһәр буйлап экскурсияләрдә булдылар, музейларда, шул исәптән Пастернак музеенда, рәссамнарның аңа багышланган күргәзмәләре ачылышын, концертлар карадылар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте