Петербургта Лев Гумилевка беренче һәйкәл ачылды

2015 елның 5 октябре, дүшәмбе

1 октябрьдә  Санкт-Петербургның дәүләт университетында танылган  тарихчы-этнолог, археолог, Көнчыгыш белгече, язучы һәм тәрҗемәче Лев Николаевич Гумилевка шәһәрдә беренче буларак һәйкәл ачылды.

Скульптор В.Җ. Абдуллина ясаган сынТатарстан Республикасыннан бүләк. Татарстанда Л. Гумилевка һәйкәл Казанның  Петербург урамында берничә ел элек ачылды. Республикада галимнең фикерләрен, хезмәтләрен югары бәялиләр. Казандагы һәйкәлендә аның: «Мин, рус кешесе гомерем буена татарларны яладан яклап киләм» – дигән мәшһүр сүзләре уеп язылган.  Петербургтагы һәйкәл ачылышында Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары И.Ә. Хафизова шул турыда сөйләде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International