2 октябрьдә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының күргәзмәләр залында Алабугада М.И. Цветаевага багышланган халыкара экслибрис-триеннале – 2015 күргәзмәсендә катнашучылар эшләреннән төзелгән күргәзмә ачылды.
Быел конкурска төрле илләрдән 88 катнашучы үз хезмәтләрен тәкъдим итте. Жюри, 136 эшне крап бәяләгәннән соң, җиңүчеләрне билгеләде, аларга дипломнар һәм акчалата бүләк тапшырылды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте