Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе ветераннары хөрмәтенә тантана

2015 елның 2 октябре, җомга

Кичә Г.Тукай исемендәге татар дәүләт  филармониясе  үз ветераннары  хөрмәтенә тантана уздырды.   

Бәйрәмгә өлкән яшьтәге кырыктан артык артист килде.  Үз вакытында гастрольләрдән, авыл клубларыннан, кыр станнарыннан кайтып кермәгән, СССР дигән гаять зур илне ел фасылларына, табигатьнең көйсез чаклары –  кар-яңгырына, буран-давылына карамыйча аркылыдан-буйга кичкән артистларның өлкән буын вәкилләре үзләренең дәвамчылары – яшь артистлар чыгышын алкышлап кабул итте, истәлекләре, хатирәләре белән уртаклашты.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International