1 октябрьдә «PRO/ДВИЖЕНИЕ» республика пьесалар конкурсына гаризалар һәм пьесалар кабул итү тәмамланды

2015 елның 2 октябре, җомга

1 октябрьдә 11:00дә «Угол» иҗат лабораториясендә  «PRO/ДВИЖЕНИЕ» республика пьесалар конкурсына багышланган матбугат конференциясе була. Аны оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Терек шәһәр» заман сәнгатенә ярдәм фонды, Татарстан Республикасы театр әһелләре берлеге, Камал һәм Качалов театрлары, «Центр. Первый» хәзерге заман драматургиясе һәм режиссурасы үзәге. 

Быел конкурска 34 пьеса тәкъдим ителгән. Сайлап алу комиссиясе алар арасыннан икенче һәм өченче  этапка (уку, эскизлар) уздырылачак пьесалар исемлеген төзи.

Пьесалар 10 – 20 ноябрьдә укыла, ә  декабрьдә режиссерлар иң яхшы дип табылган пьесалар буенча эскизлар куячак.  

centrpervii@mail.rustd.tatar@yandex.ru, 89033427359

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International